Логотип
Хәбәрләр

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады

Халыкара театр көнендә, VII «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү булды.

Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. Алар арасында Татарстаннан «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә «Стройотрядовцы» театр коллективы (Татарстан Республикасы Республика үзәк студентлар хезмәте отряды) һәм Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясе спектакльләре дә бар иде. Фестивальгә йомгак ясауның төп мәйданчыгы Ижау шәһәрендә булды. Турыдан-туры трансляция барышында Идел буе федераль округының 14 төбәге чиратлап эксперт жюриның тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте. 

«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Мәкәрҗәдә театр» спектакле җиңеп чыкты. 

Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә спектакльнең режиссерлары, актерлык осталыгы һәм сәхнә теле остазлары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхтединова җиңү яулады. «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясенә спектакльнең сценографы, рәссамы – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева лаек булды.  

Искәртеп узыйк, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен «Апуш» татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркеме сәхнәләштерде. Әлеге спектакль «Театраль Идел буе» фестиваленең республика этабында җиңү яулаган иде. 

Шунсын да әйтергә кирәк, 2023 нче елдан башлап, «Апуш»лылар әлеге фестивальдә җиңүләр яулап киләләр: 2023 нче елда «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле – 1 нче урын, 2024 нче елда «Кечтүк» спектакле – 2 нче урын, 2025 нче елда «Авыл эте Акбай» спектакле 1 нче урынга лаек булды. 

Җиңүчеләрне бүләкләү 2026 елның 21-24 апрелендә Ижау шәһәрендә узачак. Тантанага «Иң яхшы балалар спектакле» һәм «Иң яхшы яшьләр спектакле» номинацияләре җиңүчеләре җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021