Артур Mauzer Sax һәм Лия Шәмсина кабат Татарстанга кайта
Музыкант Артур Mauzer һәм аның хатыны, җырчы Лия Шәмсинаның Дубайга күченүләре турында язган идек. Гарәп Әмирлекләрендә коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, яңа чикләүләр кертелде. Шуңа яшьләр кире Татарстанга кайтырга булган. Бу хакта Артур үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Туган якларыбызга Рамазан ае башлангач кына кайтырга ниятләгән идек. Иртәрәк очарга туры килә. Ширбәт аебыз искиткеч үтте, эшләдек, ял иттек, вакытыбызны файдалы уздырдык. Контрактлар төзелде, ләкин авыручылар саны көннән-көн арта. Күңел ачу чаралары һәм артистларга концертлар кую тыелды. Чикләүләр катгыйлана, актив рәвештә вакцинация ясау алып барыла. Бу – өч айга якын дәвам итәчәк, дигән сүзләр йөри. Студиябез Чаллыга күчә. Әлегә иҗат белән Татарстанда шөгыльләнәчәкбез. Шулай ук мастер-класслар һәм саксофонга өйрәтү дәресләре бирү планлаштырыла. Рамазан ае тәмамланганчы, без Татарстанда булабыз», – дип яза артист.
Тулырак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк