Логотип
Хәбәрләр

Әти - гаилә терәге

Сабада кызыклы чара үтте!

Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Әтиләр көне дип аталган бик матур бәйрәм билгеләп үтелде.  Әтиләр – гаиләнең иминлеген, бөтенлеген саклаучы, терәк булучы, илебезнең тынычлыгын якларга әзер торучы ир-затларыбыз.  20 октябрь көнне үзәк  китапханәдә “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсе белән берлектә, Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучыларның  яраткан әтиләренә “Әти  - гаилә терәге” дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрелде. Чара Саба районы мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. котлавы белән башланып китте. Китапханәчеләр әзерләгән кызыклы биремнәрне: “Җитез Әти”, “Акыл гимнастикасы”, “Кем тапкыр?”, “Белемле Әти” һ.б.үтәп  әтиләр үзләренең бердәмлеген, активлыгын күрсәттеләр. Ә балалар үз чиратында биремнәр арасында, сәнгатьле матур итеп әтиләргә багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмнең күңелле мизгеле булып әтиләрне татар эстрадасы артистлары Булат Бәйрәмов, Азат Фазлыев, Айваз Садыйров үз теләкләрен белдереп, бәйрәм белән видеоэлемтә аша котладылар. Чараның икенче өлешендә әтиләр балалар белән бергә үзләренең гаилә фотоларын урнаштырып, истәлекле фоторамкаларны бизәделәр. Барлык катнашучылар да бик күп уңай хис-кичерешләр алды! Чара азагында, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шакирҗанова Илсөяр
китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021