Айдар Галимов: «Эш булмады ул минем өчен»
Октябрь ахырында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов үзенең юбилей концертларын үткәрде. 30% кына зал җыярга рөхсәт ителгәч, үзен-үзе дә акламаган мәдәни чараны үткәрү ни өчен кирәк иде? Әлеге сорауга җырчы үзе җавап бирә.
Октябрь ахырында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов үзенең юбилей концертларын үткәрде. 30% кына зал җыярга рөхсәт ителгәч, үзен-үзе дә акламаган мәдәни чараны үткәрү ни өчен кирәк иде? Әлеге сорауга җырчы үзе җавап бирә.
«Әлеге концертлар турында күптән хәбәр таратылган, билетлар сатылган иде. Шуңа күрә аны үткәрми булдыра алмадык. Кирәк тә иде ул, миңа калса. Беренчедән, юбилей концерты. Аның үз вакыты бар. Әле куймасаң, кайчан куясың? Бу хәлләр үтеп китәр, ул вакытта юбилей концерты да кирәкмәс... Икенчедән, 30 ел эчендә минем өчен иң кадерле тамашачыларым булгандыр болары. 30%мы ул, 25 яки 35ме – эш анда түгел. Курыкмыйча, теләп, яратып килгән тамашачыларым икәне күренеп торды. Шулкадәр җылы атмосфера, шулкадәр якты хис-кичерешләр булды. Үзем дә сәхнәгә беренче тапкыр чыккан яшь егет кебек очып йөрдем. Эш булмады ул минем өчен, ә сәхнәдә яшәү булды.
Матди яктан үзен аклый торган чара түгел, әлбәттә. «Ноль»гә генә түгел, «минус»ка чыга торганы. Әмма әлеге вакытта безгә анысы мөһим дә түгел. Кешеләрнең кәефләрен күтәрә алганбыз икән, шунысы мөһимрәк.
Моны мин концертта да әйттем, тагын кабатлыйм. Табиблар коронавируска каршы иң көчле чара – иммунитетның яхшы булуы, диләр. Ә иммунитетны ничек күтәреп була? Әлбәттә, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр белән. Безнең концертка килгән кешеләр чирләмәскә тиешләр дип уйлыйм. Чөнки барысы да бик күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр. Хәтта шуның өчен генә дә үткәрергә кирәк иде бу концертны», – диде Айдар Гани улы.
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк