Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм
Айсылу Габдинова белән әңгәмәдән өзек.
– Илфак Шиһапов белән гомеренең соңгы көннәрендә аралаштыгызмы? Аның күңел төшенкелеген сиздеңме?
– Бу көннәрдә туктаусыз Илфак абыйны уйлыйм. Гомеренең соңгы көннәре минем күз алдында, минем белән узды. Инде киткәненә шактый вакыт узды... Ул елакларны, сөмсере коелганнарны яратмый иде. Ләкин елата шул, һәрвакыт уйлата да – елата. Аның китүе шок булды, көтмәгәндә китте.
Илфак абый – минем укытучым, ул минем өчен зур мәктәп булды. Сәхнәгә беренче профессиональ адымнарымны аның белән ясадым. Бик ачык, тормышка ничектер җиңел, оптимистик рухта карады. Ул чын иҗат кешесе иде. Шунлыктан аның кәефе еш алмашынып торды, бу нормаль хәл булып саналды. Кич кәефе бик начар булып, моңсу шигырьләр, җырлар иҗат итә, иртән: «Тормыш шәп бит!» дип елмая иде. Мин моңа ияләшкән идем... «Поэт в душе» – бу сүзләр аның турында.
Тулырак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк