Айсылу Леронның улы шау-шу куптарган
8 март алдыннан бәйрәм чаралары башланды, шул исәптән балалар бакчаларында да.
8 март алдыннан бәйрәм чаралары башланды, шул исәптән балалар бакчаларында да.
Алып баручы Айсылу Леронның да уртанчы улы Нуриханның бәйрәменнән соң әни кешегә күп мөрәҗәгатьләр килеп ирешә. Белүебезчә, Айсылуның балалары татар бакчасына йөри, шуңа күрә дә бәйрәмнәр дә татар телендә уза. «Сез Казанда яшисез, татар бакчаларына йөри аласыз. Ә безнең авыл-райондагы бакчада хәзер балалар да русча гына аралаша, бөтен чаралар да русча гына уза», дип язалар аңа. Кайсы район турында сүз баруы билгеле түгел, ләкин бит сүз Татарстандагы балалар бакчасы турында бара.
Айсылу фикеренчә, рус бакчасы булган очракта да, бакча чараларында бер-ике фраза белән исәнләшеп-саубуллашып, ә бәйрәм программасында берәр татар җыры-шигырен яңгырату дөрес булыр иде.
Сез ничек уйлыйсыз, дуслар? Сезнең балалар бакчаларында нинди хәлләр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк