Азат Фазлыев:«Халыктан җыелган акчаны авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык»
«Кадерле дуслар! Табибларның әнигезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын-өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шулчакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга мөрәҗәгать иттек. Га...
«Кадерле дуслар! Табибларның әнигезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын-өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шулчакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга мөрәҗәгать иттек. Гаиләбезгә килгән бу кайгыны үзенеке кебек кабул итүчеләр күп булды. Безне хөрмәт итүчеләр күплегенә күңел сөенде. Һәркем өчен ӘНИ иң якын кеше. Безгә гомер биргән, өчебезне дә аякка бастырган газиз кешебезне югалтудан курыктык. Ничек кенә булса да яшәтәсебез килде. Әле дә без Әниебез өчен барысына әзер. Тик ул яшәсен, авыртмасын, сызланмасын гына! Белгәнегезчә, әни Төркиягә барып кайтты. Организмындагы ялкынсыну процессын бетереп булды. Чит ил табиблары аңа химия бирде. Әлегә ул өч ай шуны эчә. Әнигә зур сумма кирәк булгач, хәйрия чаралары узды, картага акча күчерүчеләр булды. Кызганыч, өч баласының берсе дә донор буларак туры килмәдек. Әле дә әнигә донор эзлиләр. Үзебез бурычка алган миллоннарны әни өчен тотабыз. Ә инде халыктан җыелган акчаны без бүген авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык. “Ватаным Татарстан” газетасында язмышлары бәян ителгән балаларны тэкъдим итте.Барысы да ярдәмгә мохтаҗ аларның. Мин үзем һәр гаиләдәге сабыйны күрдем, аларга чынлап та ярдәм кирәклегенә инандым. Бу адымга мин бик озак килдем. Кешедән җыйган акчаларның авыру балаларга ярдәме тисен, дидем. Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге акчаларда өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Газиз кешеләрегез, якынарыгыз, балаларыгызга авырырга язмасын! Барыгыз алдында башыбызны иябез???
Ярдэм иткэн балалар @gulnaziarullina7847 @gulziraminnullina@timfazliev Миронов Владислав Дмитриевич, @leisan1231@tazetdinova51 @dianashagieva2015» - дип яза Азат Фазлыев аккаунтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк