Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын үткәрү өчен 5 млн сум тотылачак
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлназ Ойкина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын үткәрүгә тендер игълан итте һәм әлеге чарага 5 миллион су...
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлназ Ойкина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын үткәрүгә тендер игълан итте һәм әлеге чарага 5 миллион сумга якын акча сарыф итәргә ниятли. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
Чараны 2018 елның 31 октябренә кадәр Казанда үткәрү күздә тотыла. Съездда Россия субъектларыннан — 300, Татарстаннан — 400, шул исәптән Казаннан 200 кеше катнашыр дип көтелә.
Тендерда җиңүче съездны оештырырга, шулай ук транспорт мәсьәләсе, яшәү, туклану, мәдәни программа, чараны матбугатта яктырту һ.б. мәшәкатьләрне үз өстенә алырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк