Балаларга җәйге чорда тимер юл билетларына 50 процентлы ташлама булачак
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар биреләчәк. “Россия тимер юллары” холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-1...
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар биреләчәк. “Россия тимер юллары” холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге маршрутларга билетларны 50 процентлы ташлама белән тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге матбугат хезмәте. Бу ташламалар купедагы урыннарга һәм тизлекле, югары тизлекле поездларга кагылмый.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Россия тимер юллары”ның бүлекчәсе булган “Федераль пассажир компаниясе” АҖ 10-17 яшьлек пассажирларга купелы вагоннарга 50 процентлы ташламаларны 25 майдан 1 июньгә һәм 25 августтан 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим итә.
5-10 яшьлек балаларга исә ел әйләнәсендә 65 процентлы ташламалар каралган. Ә 5 яшькәчә балалар бушлай йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк