Баш мие тизрәк эшләсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Сингапур Милли университеты белгечләре чәйне даими куллану баш мие эшен яхшыртырга сәләтле икәнен ачыклаган. Әгәр чәйне атнага дүрт тапкыр булса да эчсәң, баш мие элемтәләренең нәтиҗәлелеге арта. Фән...
Сингапур Милли университеты белгечләре чәйне даими куллану баш мие эшен яхшыртырга сәләтле икәнен ачыклаган. Әгәр чәйне атнага дүрт тапкыр булса да эчсәң, баш мие элемтәләренең нәтиҗәлелеге арта.
Фәнни эксперимент өчен 60 яшьтән өлкән кешеләр сайлап алынды. Аларны ике төркемгә бүлделәр: соңгы 25 ел дәвамында атнага дүрт тапкыр чәй эчүчеләр һәм эчмәүчеләр. Башта галимнәр сынау астындагы кешеләрнең тормыш эшчәнлеге күрсәткечләрен һәм баш миен МРТ ярдәмендә өйрәнгәннәр.
Тикшерү барышында баш миендә даими рәвештә чәй эчемлекләрен кулланган кешеләрнең нейроннар арасында нәтиҗәле бәйләнеш арттырылуы ачыкланган. Шулай ук беренче төркемдә когнитив сәләтләр дә билгеләп үтелде.
Галимнәр ярымшар арасындангы асимметриянең кимүе даими чәй эчү белән бәйлиләр. Димәк, баш мие өчен бу гадәтнең файдасы бар.
Автор:. Г. Вәлиева
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк