Башкалада “Чәчәк атучы Казан” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Татарстан башкаласында “Чәчәк атучы Казан” бәйгесендә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерүдә казанлылар, эшмәкәрләр, предприятиеләр һәм оешмалар катнаша ала. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гаризалар 30 августка кадәр кабул ителә, ә flowers.kzn.ru сайтында тавыш бирү 14 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлегә 128 гариза бирелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бәйге берничә номинациядә үтә: “Шәһәрнең иң чәчәкле районы”, “Иң матур бизәлгән фасад”, “Иң матур бизәлгән ишегалды”, “Иң матур бизәлгән оешма һәм предприятие территориясе”, “Иң матур бизәлгән белем бирү учреждениесе территориясе”, “Иң оригиналь чәчәк композициясе” һәм “Шәһәр мохитнендә иң матур чәчәкле кадр”.
Бәйге нәтиҗәләре 1 октябрьгә кадәр чыгарылачак. Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнә. Аларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте