Башкортстан курчак театрында Мостай Кәримнең тормыш юлына багышланган спектакль куелачак

Башкортстан курчак театрында яңа сезонда Мостай Кәримнең тормыш юлына багышланган "Мостай Кәрим. Якындагы офык" дип аталган спектакль куелачак. Бу турыда Курчак театры сайтында хәбәр ителә. 

"Мостай Кәрим. Якындагы офык" спектаклендә курчаклардан тыш, битлек кигән актерлар һәм биючеләр дә катнашачак. Спектакль видеопроекция белән тулыландырылып барачак.

"Мостай Кәрим турында кеше буларак сөйлисе килде", - дигән идея авторы һәм режиссер Альберт Имаметдинов. 

Спектакльгә музыканы Урал Иделбаев язган, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 2019 елда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула.
pixabay.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1053
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
206
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
480
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
875
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
860
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
842
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы