Башкортстанда 14-яшьлек малай «Такси» фильмындагы машинаны откан
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә укучы 14 яшьлек Илнур Әмиров Люк Бессонның популяр «Такси» фильмындагы Peugeot 406 машинасының төгәл копиясен откан. Автомобиль танылган блогер Егор Бабаков ютуб к...
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә укучы 14 яшьлек Илнур Әмиров Люк Бессонның популяр «Такси» фильмындагы Peugeot 406 машинасының төгәл копиясен откан. Автомобиль танылган блогер Егор Бабаков ютуб каналында уйнатылган.
Илнур очраклы гына җиңүче булган: ул Егор Бабаковның Ютуб-каналына язылган һәм комментарий калдырган. Туры эфир барышында бәйгенең җиңүчесе билгеләнгән. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә җиңүче дип табылган кешенең ялган аккаунт булуы ачыклангач, яңа җиңүче итеп Башкортстан егете Илнур билгеләнгән.
Егор Бабаковның кайбер язылучылары арасында шундый зур бүләкнең 14 яшьлек (әле машина йөртә белмәгән) мәктәп укучысына эләгүенә каршы булучылар да табылган. Әмма Илнур үзенең машина йөртә белүен исбатлаган. Бүләкне ул әти-әнисе белән килеп алган.
Шунысы игътибарга лаек, үзенчәлекле бүләк Peugeot 406 машинасының капотында «Такси» фильмының легендасы – Сами Насери имзасы куелган!
Фото – Егор Бабаковның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк