Башкортстанның Милли яшьләр театры Казанга гастрольләр белән килә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Башкортстан Республикасының 100 еллыгы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында Башкортстан Милли яшьләр театрының Казанга гастрольләре башлана. 16 сентя...
Башкортстан Республикасының 100 еллыгы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында Башкортстан Милли яшьләр театрының Казанга гастрольләре башлана.
16 сентябрьдә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының гастрольләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Башкорт туе» спектакле белән башлана. Автор - башкорт драматургиясенә нигез салучы М.Бурангулов. Романтик драма милли традицияләр һәм туй йолалары турында искә төшерәчәк.
17-19 сентябрьдә гастрольләр Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә дәвам итәчәк. Театр биш спектакль - өчесе балалар өчен һәм ике кичке спектакль тәкъдим итәчәк. 17 сентябрьдә 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә Яшь тамашачы театры тамашачыларына Мостай Кәримнең «Әтәч тегермәне» пьесасы буенча куелган «Тылсымлы тегермән» әкияте тәкъдим ителәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк.
17 сентябрь 18.30 сәгатьтә Мөдәрис Багаевның «Акча булса бер букча …» музыкаль комедиясе куелачак. Спектакль башкорт телендә бер антракт белән барачак. Яшь категориясе: 12+.
18 сентябрьдә 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә бөтен гаилә өчен Ульрих Хубаның «У ковчега в восемь» спектакле тәкъдим ителәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк. 18 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Мостай Кәрим повестьлары буенча «Безнең өйнең яме» спектакле тәкъдим ителә. Башкорт телендәге спектакль 2 сәгать 15 минут барачак. Яшь категориясе: 6+.
19 сентябрьдә Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының Казан гастрольләре Джанни Родариның «Чиполино» спектакле белән тәмамлана. Спектакль 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә башлана. Яшь буенча чикләүләр юк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк