Бер дигән ул үстергән!
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның Пирамида да узган юбилей концертында әнисе Розалия ханым да чыгыш ясады. «Карт бүре уласа, дөньялар имин була. Имин булсын дөньялар!» дип сүзен т...
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның Пирамида да узган юбилей концертында әнисе Розалия ханым да чыгыш ясады. «Карт бүре уласа, дөньялар имин була. Имин булсын дөньялар!» дип сүзен төгәлләп, җырга күчте ул. Бер дигән ул үстергән, гап-гади дә, шул ук вакытта затлы да ягымлы авыл апасы ул. Җырчының күп җырларын әнисе язган. «Кил, җаным», «Күзләрең», «Исеңдәме?» һ.б. җырларын атап үтәргә кирәк.
Әңгәмә вакытында да ипле генә Ришатның балачагы хакында сөйләп китте. «Абыйлар кунакка килсә, бездә бәйрәм була иде. Ришат абыйларның гармунда уйнаганын, җырлаганын йотлыгып тыңлый иде». «Карамалы-Гобәй»нең сүзләр авторы мин. Шигырьләрне күптәннән язам. Гомер буе авылда клуб мөдире булып эшләдем, гаиләбез белән клубта чыгышлар ясый идек», - дип әңгәмәсен дәвам итте ул.
Өч бала үстергән, җырга-моңга гашыйк ханымга алга таба да сәламәтлек, балаларының игелекләрен күреп, куанып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк