«Бик Матур» бәйгесендә Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 татар кызы җиңүче булды
14 - 16 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында Россия төбәкләреннән һәм шулай ук Казахстаннан 12 гүзәл кыз булды. Кызлар «Бик Матур» бәйгесендә җиңеп, Казанга сәяхәт юлламасы откан. Башкалада алар...
14 - 16 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында Россия төбәкләреннән һәм шулай ук Казахстаннан 12 гүзәл кыз булды.
Кызлар «Бик Матур» бәйгесендә җиңеп, Казанга сәяхәт юлламасы откан. Башкалада аларны бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм заманча популяр смартфоннар тапшырылды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Һәр катнашучы үзе, шөгыле, яшәгән урыны турында сөйләде, викторинада катнашып, татар телен, мәдәниятен ничек яхшы белүен күрсәтте.
«Бик Матур» бәйгесендә Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 татар җәмгыятенең «ВКонтакте» дагы язылучылары иң мөлаем татар кызын сайлаган. Бәйге быел ноябрь аенда башланып киткән булган.
Бәйгедә барлыгы 500 кыз катнашкан. Алар Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Оренбург, Пенза, Свердловск, Чиләбе, Самара, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортстан, Удмуртия, шулай ук Казахстаннан булган.
Тавыш бирү өч этапта бара. Жюри һәр төбәктән бер канашучыны җиңүче итеп сайлый.
Фото: предоставлено организаторами
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк