Логотип
Хәбәрләр

«Биш яшькә хәтле сугыш эчендә үстек»

Рәшит Мирза улы Шамкай сугыш чоры михнәтләрен искә төшерә

Без әле дә һаман алгы сафта –

Омтылабыз куйган максатка.

Яшьләр кебек сөеп сөеләбез,

Шактый гына яшьтә булсак та!

«Без инде «сугыш балалары» дип аталабыз», – дип башлады ул үзенең тормыш юлын сөйләүне бервакыт. «Биш яшькә хәтле сугыш эчендә үстек. Тамак туя торган вакыт түгел, ач-ялангач, юклык. Шуңа чыныккан да инде без. Мин бик яшьли авырдым. Иң беренче күземне ачканда хастаханәдә идем. Ниндидер ак халатлы апалар сөйләшәләр. «Сугыш» белән «Куйбыш»ны аера алмадым. Әтием дә шул вакытта Куйбышта госпитальдә яткан. Мәктәптә укуы бик авыр булды, бәлки шул авыруым миңа йогынты ясагандыр. Шуның аркасында армиягә дә алмадылар. Тегендә-монда бәргәләнеп йөреп, трактористлар курсында укыдым, весовщик булып эшләдем, клубта худрук та, комсомол секретаре дә, художник та булдым, һәвәскәрләр арасында җырлап та йөрдем.

Шул елларда безнең Ярмәккә Минзәлә театры килде. Мин артистларның уйнаганнарын исем-акылым китеп карап тордым. Ул Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» дигән пьесасы иде. Шуларга ияреп Минзәләгә үк киттем. Андагы бер артист, исемен әйтмим инде, мине «йөрмә монда күз алдымда буталып» дип этеп кенә җибәрде. Миңа ул йолкыш песи баласын куып җибәргән кебек булды. Ләкин анда Сабир Өметбаев бар иде. Аның киңәше минем алдагы тормышымда, иҗатымда маяк булып барды. «Улым, дип сөйләште ул, сезнең яклар бит мишәр, сезнең бит телегез мишәрчә, театр өлкәсендә чиста татарча сөйләшергә кирәк», – диде. Мин әйтәм: «Өйрәнермен!» «Менә Рәшит Ваһапов 20 ел җырлый да һаман мишәрлеген куа», – ди. Шулай итеп, мин елый-елый кайтып киттем «дустым» трактор янына...

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк