Болгария кинематографистлары Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятли
«Доли Медия Студио» иҗат группасы Болгария Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын төшерү буенча әзерлек эшләрен башлаган. Фильм Идел буе һәм Дунай буе Б...
«Доли Медия Студио» иҗат группасы Болгария Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын төшерү буенча әзерлек эшләрен башлаган. Фильм Идел буе һәм Дунай буе Болгары килеп чыгышы турында булачак.
Бу дәүләтчелекләр Бөек Болгар таркалуыннан соң барлыкка киләләр. VII гасырда Идел буе һәм Дунай буенда ике тугандаш дәүләтчелекнең формалашу тарихы, үсеше, ислам һәм хрестьянлыкны кабул итү турында бәян ителәчәк әлеге фильмда.
Проектның максаты — тарихи яктан ике дәүләтчелек арасында урнашкан толерантлыкны күрсәтү. Чөнки әлеге уңай мөнәсәбәт йөзләгән еллар буенча саклана һәм хәзерге Татарстан һәм Болгария арасында дәвам иттерелә.
Фильмның авторлык группасы июль аеның икенче яртысында Татарстанга да киләчәк һәм Казан Кремле, Болгар, Зөя, Биләр, республиканың башка эре тарихи үзәкләре, Татарстан музейларында төшерү эшләре алып барачак.
Кинематографистлар Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында булырга да планлаштыра.
Фото - pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк