Әбри Хәбриев Тямайны оятка калдырган!
Соңгы арада татар эстрадасы җырчылары арасында авыл бәйрәмнәре уздыру популярлашып китте. Күптән түгел танылган юморист Әбри Хәбриев тә үзенең туган авылы Мүлмәдә #МҮЛМӘФЕСТ дип аталаган чара уздырды....
Соңгы арада татар эстрадасы җырчылары арасында авыл бәйрәмнәре уздыру популярлашып китте. Күптән түгел танылган юморист Әбри Хәбриев тә үзенең туган авылы Мүлмәдә #МҮЛМӘФЕСТ дип аталаган чара уздырды. Әбри Хәбриевнең бәйрәменә артистның иҗатташ дуслары да чакырулы иде. Чакырылган йолдызлы кунаклар арасында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та булган. Һәм артист үзенең чыгышы вакытында кызык хәлдә калган. Гадәтләнгәнчә, җыр барышында Фирдүс тамашачыларга мөрәҗәгать итә, ләкин бераз ялгыша…
Биектау халкына: «Балтач!» – дип кычкыра җырчы. Шул ук вакытта Фирдүс белән сәхнәдә торган Әбри исә җырчыга төрттереп: «Биектау бу!» – дип төзәтә. Тямай бу хәлдән соң хәтта җырлавыннан туктап көлә башлый. Ә бу тамашаны видеога яздырып барган тамашачы үзен шундый көлкеле вакыйганы тарихка кертәм, дип уйламагандыр да, мөгаен.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @abri_xabrieff
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк