Хәбәрләр
Буа һәм Чаллы театрлары «Коляда-Plays» фестивалендә
«Коляда-Plays» Халыкара заманча драматургия театр фестивале. Ул Екатеринбургта 5-15 ноябрь көннәрендә уза. Фестивальдә Чаллы татар дәүләт театры һәм Буа дәүләт театрлары катнаша. Буа дәүләт театры...
«Коляда-Plays» Халыкара заманча драматургия театр фестивале. Ул Екатеринбургта 5-15 ноябрь көннәрендә уза. Фестивальдә Чаллы татар дәүләт театры һәм Буа дәүләт театрлары катнаша. Буа дәүләт театры Валерий Шергинның «Концлагерьчылар» («Концлагеристы») һәм Чаллы татар дәүләт театры Әнгизә Ишбулдинаның «Зәңгәр томан артында» («На кисельном берегу») пьесалары буенча куелган спектакльләре белән катнаша. Спектакльләр фестивальнең рәсми сайтына ( http://www.kolyada-theatre.ru/kolyada-plays ) урнаштырылган.
Афиша
6 ноября
9-00 Набережночелнинский государственный татарский драматический театр
Ангиза Ишбулдина «На кисельном берегу» («Зәңгәр томан артында») (12+)
Театр балета «Щелкунчик»
14 ноября
19-00 Буинский государственный драматический театр
Валерий Шергин «Концлагерьчылар» («Концлагеристы») (18+)
Камерный театр
Фестивальнең төп номинацияләре:
- яхшы спектакль
- режиссер эше
- яхшы хатын-кыз роле
- яхшы ир-ат роле .
Талантлы якташларыбызга уңышлар телик!
* Николай Владимирович Коляда - Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе. Фестиваль Николай Владимировичның идеяләре, эшчәнлеге һәм Свердловск өлкәсенең театр әһелләре союзы тарафыннан яңа сулыш алган.
Фотолар:
pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк