Буа районында сулыкта 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар
Гадәттән тыш хәл Кыр Әнәлесе авылы янындагы буада булган. Буа районында сулыкта 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР б...
Гадәттән тыш хәл Кыр Әнәлесе авылы янындагы буада булган.
Буа районында сулыкта 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
112 бердәм номерына Иске Әнәле янындагы буада яшь егетнең батуы турында хәбәр кичә көндез килгән.
1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре егетнең мәетен яр буеннан 15 метр эчтәрәк су төбеннән тапкан. Аны судан чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.
Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Егет тыелган урында су кергән булган. Яр буенда махсус аншлаглар урнаштырылса да, ул аларга игътибар бирмәгән.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк