Быел «Мирас» фестивалендә 448 конкурсант катнашкан
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). 28 апрельдә Самара шәһәрендә өлкә балалары һәм яшүсмерләре арасында ХХII “Мирас” татар мәдәнияте фестиваль-конкурсында 448 конкурсант катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья та...
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). 28 апрельдә Самара шәһәрендә өлкә балалары һәм яшүсмерләре арасында ХХII “Мирас” татар мәдәнияте фестиваль-конкурсында 448 конкурсант катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Конкурсның максаты — югалып баручы гореф-гадәтләрне, йолаларны, телне, милләтнең милли бизәкләрен, ядкарь-истәлекләрен барлап, кадерләп саклап, яңа буыннарга тапшыру.
Чара Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә «Болгар мирасы» фонды һәм башка татар оешмалары катнашында оештырылды. Фестивальнең мөдире, үткән елдагыча, талант иясе, автор-башкаручы Искәндәр Зиннур улы Сәетов булды.
Билгеле булганча, бу бәйге сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган бу иҗат бәйгесе быел рекордлы санда катнашучылар җыйды. 448 конкурсант — мәктәп укучылары һәм студентлар биш яшь төркеменә бүленеп, «Вокал», «Музыка коралы», «Бию», «Нәфис укылыш», «Декоратив-гамәли иҗат» номинацияләре буенча бәяләнделәр.
Самара шәһәре бу көнне мәртәбәле кунакларны — Казаннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, опера һәм эстрада җырчысы, Тукай бүләге иясе Венера Әхәт кызы Ганиеваны, «Салават» җыр театры баянчысы Ильфат Васыйх улы Шәеховны, Уфадан вокал буенча югары категорияле педагог, җырчы, музыкант, композитор Лилия Мирсат кызы Вахитованы каршы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк