Быел Татарстанда 31 Бөек Ватан сугышы ветераны торак белән тәэмин ителәчәк

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бирелгән субсидияләр 31 ветеранның торак шартларын яхшырту мөмкинлеген биргән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, 2018 елда ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен 42,67 млн сум акча каралган. Ул Татарстанда барлыгы 19005 Бөек Ватан сугышы ветеранына торак шартларын яхшыртуга субсидия бирелгәнен әйтте. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, 2006 елдан, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен Татарстанга федераль бюджеттан 20 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. "Программа дәвам иттереләчәк", - дип әйтте Бутаева.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2014-2017 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары яшәүче 1184 торак йортта ремонт үткәрелгән.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
644
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
180
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
571
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
589
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
566
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1062
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы