"Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мя...
Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га карата чаралар күргән. Бу хакта комитетның рәсми сайты хәбәр итә.
- "Челны-мясо" предприятиесе җитештергән "хәләл" этикеткалы дуңгыз продукциясе “Пятёрочка” сәүдә челтәре кибетләрендә сатылган.
Татарстанның хәләл стандарт комитеты хәбәреннән аңлашылганча, предприятиедә узган тикшерү нәтиҗәсендә дуңгыз ите продукциясен "хәләл" тамга белән маркировкалауга юл куйган хезмәткәрләргә карата чаралар күрелгән.
Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан һәм предприятиегә биргән "Хәләл" Сертификатын гамәлдән чыгарып торуы турында хәбәр иткән.
Комитет хәбәр иткәнчә, дуңгыз ите продукциясе маркировкасы өчен кулланылган "Татарское трио халяль" этикеткасы Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты һәм "Тест-Татарстан" республика сертификацияләү методикасы үзәге белгечләре белән килештерелмәгән. Димәк, аны сәүдәдә куллануга рөхсәт тә бирелмәгән.
Әлеге этикетка белән сертификацияләнмәгән продукциянең бер өлеше тамгаланган булган, бу сәүдә кагыйдәләрен катгый боза, дип хәбәр итә хәләл стандарт комитеты. Әлеге продукция сатудан алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк