Чирмешән районында бер яшүсмерне елан чаккан
Көтү көткәндә, Иске Котышта яшәүче 15 яшьлек яшүсмернең бармагын елан чагып ала. Шушы көннәрдә Чирмешән районы Үзәк хастаханәсенә елан чаккан бер яшүсмерне алып килгәннәр, дип яза җирле басма. Көтү...
Көтү көткәндә, Иске Котышта яшәүче 15 яшьлек яшүсмернең бармагын елан чагып ала.
Шушы көннәрдә Чирмешән районы Үзәк хастаханәсенә елан чаккан бер яшүсмерне алып килгәннәр, дип яза җирле басма.
Көтү көткәндә, Иске Котышта яшәүче 15 яшьлек ир баланың бармагын елан чагып ала. Зыян күрүчене тиз арада хастаханәгә китергәннәр, хәзер ул хирургия бүлегендә дәвалана.
"Әгәр дә елан чаккан икән, беренче чиратта ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга (ашыгыч хезмәт номеры -112) яки якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди район үзәк хастаханәсе табибы Рамил Минеголов. - Ярдәм килеп җиткәнче, иң элек елан чаккан кешене сузып яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерегез, ярага салкын әйбер, әйтик, боз куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый. Ярадан агулы канны чыгарырга тырышыгыз. Жгут салырга кушмыйбыз. Супрастин, димедрол ише дарулар эчерегез".
Фото: pixabay.com
Автор: Гөлсирә Шәрифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк