Чуашстанда мәктәп укучысы БДИ биргәндә үлгән
Бүген Чабаксар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга карганда, кызның йөрәге...
Бүген Чабаксар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга карганда, кызның йөрәге зәгыйфь булган. Табиплар аңа мәктәпкә тә үк ярдәм итә башлый, әмма гомерен саклап кала алмыйлар.
Әлеге вакытта тикшерү бара.
Министрлыкта белдерүләренчә, кыз имтиханга килгәндә үк үзен начар хис иткән. Мәктәптә кизү торучы табиплар аңа кайтып китәргә дә киңәш иткән булган. Әмма кыз аларны тыңламаган. «Бер сәгать дәвамында ул имтихан биремнәрен үти, аннары кабинеттан чыгарга сорый. Коридорда хәле китә», диләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Бүген Россия мәктәпләрендә математикадан БДИ тапшыралар.
Чыганак: matbugat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк