Данир Сабиров Гүзәл Уразова белән Elvin Greyга «суынырга» киңәш итә
Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшинның җыр хокуклары аркасында чыккан бәхәсе артистларны да битараф итмәде. Күптән түгел танылган артист Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм аккаунтындагы битендә ви...
Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшинның җыр хокуклары аркасында чыккан бәхәсе артистларны да битараф итмәде. Күптән түгел танылган артист Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм аккаунтындагы битендә видеомөрәҗәгать урнаштырган иде. Видеода ул ике танылган җырчы арасында туган каршылыкның тизрәк уңай якка хәл ителүен өмет итеп, Радик белән Гүзәлне «дуслашырга» өнди.
Бу «кыланмышларга» чыдый алмыйча, үткен телле юмор остасы Данир Сабиров үзара тыныша алмаган артистларга үз мөрәҗәгате белән чыкты. Данир үзенең Инстаграм аккаунтында кызыклы видео тәкъдим итте. «Дуслар, артистлар, коллегалар, артык кызсаң – суынырга кирәк!», – дип киңәш итә ул үзенең сәхнәдәшләренә.
Данир Сабировның «суыну» ысулы да үзенчәлекле. Ул өстенә ике чиләк салкын су койды да: «Эстафетаны Гүзәл Уразовага, Elvin Greyга һәм «мировой судья» Фирдүс Тямаевка тапшырам», – дип сүзен тәмамлады.
Менә шулай, дуслар, һәркем үзенчә мөгез чыгара!
Автор: Алсу Габдуллина
Фото һәм видео: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк