Данир Сабиров гаиләсендә шатлыклы вакыйга!
Популяр артист, юмор остасы Данир Сабиров инстаграмдагы дусларына һәрвакыт тормышындагы яңалыкларны һәм гаиләсенең шатлыклы вакыйгаларын сөйли. Меңләгән кешеле аудиториягә сөйләгәч, артист тормышындаг...
Популяр артист, юмор остасы Данир Сабиров инстаграмдагы дусларына һәрвакыт тормышындагы яңалыкларны һәм гаиләсенең шатлыклы вакыйгаларын сөйли. Меңләгән кешеле аудиториягә сөйләгәч, артист тормышындагы һәр вакыйга ниндидер глобаль чарага әверелә сыман.
Данир Сабировның әле күптән түгел генә асрауга эт алып, аңа мәш килеп исем сайлаулары да исегездәдер. Менә, дуслар, бүгенге көн дә артист тормышында зууур вакыйга белән истәлекле – Кемальнең туган көне икән! «Кемальга 1 яшь. Уйлыйбыз, кайсы ресторанга барырга микән дип. Ты всегда в ответе за тех, кого приручил», – дип шаярта Данир Инстаграм тасмасында.
Комментарийларда Данир Сабировка тәкъдим ителгән рестораннар исемлеге дә шактый бай, тамашачылар артистка этнең күңелен күрүнең төрле ысулларын тәкъдим иткәннәр.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк