Данир Сабиров хатынын швабра булудан туктаткан
Юморист Данир Сабировның хатыны, продюсеры Миләүшә Сабирова чәчләренә татарча итеп әйтсәк, африка толымнары ясаткан иде. Аның бу гамәлен хупламаучылар күп булды. Һәм менә нихаять алар бу, Данир үзе әй...
Юморист Данир Сабировның хатыны, продюсеры Миләүшә Сабирова чәчләренә татарча итеп әйтсәк, африка толымнары ясаткан иде. Аның бу гамәлен хупламаучылар күп булды. Һәм менә нихаять алар бу, Данир үзе әйтмешли, швабраны салып атырга булганнар. Бу хакта ул инстаграмында хәбәр итте, «Өмәгә килегез» дип язып куйган ул. Алар өмә оештырып хатынының чәчләрен сүтәләр.
«Җәмәгать, бездә өмә. Нихаять Миләүшәнең башындагы швабрасын салырга булдылар. Монда Фәридә апа килде кунакка, биюче кызыбыз Зөһрә, дустым-машина йөртүче Илнар, кайнанасы, үз әнисе. Әни, син шатмы? Әнисе шат, видеога гына төшәргә яратмый, ул оныкларын ашата. Тынычланырсыз инде, ату кемнәрдер салып атсын әле ул әйберен дигәннәр иде. Кеше рәтенә кертәбез Аллаһ бирса. Битеңне күрсәт әле, Миләүшә. Күз тия ярамый...» дип сөйли Данир инстаграмдагы видеосында.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк