Данир Сабиров: «Үзбәкләр белән ант итәм: бүгеннән татарча сөйләшәбез!»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
«Син татарча сөйләшәсең, кызларың сиңа русча жавап бирәләр, күңелле хәл түгел. Ник аларны өйрәтмисең?» «Бигрәк кызык инде сез, кешеләр, негатив күрәсез, ә матурлыкны, әти белән балалар арасындагы җыл...
«Син татарча сөйләшәсең, кызларың сиңа русча жавап бирәләр, күңелле хәл түгел. Ник аларны өйрәтмисең?»
«Бигрәк кызык инде сез, кешеләр, негатив күрәсез, ә матурлыкны, әти белән балалар арасындагы җылылыкны, якынлыкны күрү юк. Эчне пошырасыз прям!!!! Молодцы, Сабировлар гаиләсе, сокланам Сезгә!!! Уен тәртибен тулырак языгыз әле, зинһар»
«Татар телен саклап калырга теләп урамнарда җырлап йөргән артистларның балалары нигәдер татарча сөйләшми, гәҗәп хәлләр бар да инде»
«Кызларыңны татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәктер Данир, әнә Ландышның балалары ничек матур сөйләшәләр»
Болар - Данир Сабировка язылган шәрехләүләрнең бер өлеше генә. Инста тасмасына кызлары белән өстәл уенын урнаштырган ул. Данирның татарча, кызларның русча дәшүләре ошамаган халыкка. Бик күп шелтәле шәрехләүләрдән соң Данир махсус пост урнаштырган: «Татарча сөйләшәбез! Кичәге видеодан соң миңа «шелтә» эләкте. Үзбәкләр белән ант итәм: бүгеннән татарча сөйләшәбез!» - дип яза ул. Халыкка ярап булмый инде. Данирның бу посты да ошап бетмәгән. Тагын ул тискәре шәрехләүләргә дучар булган.
«Бернәрсәгә кирәкми инде ул татар теле, русча англича белергә кирәк хәзерге заманда. Татар мәктәбен бетердем, бик авыр булды институтта укулары русчаны шартлатып белмәгәч»
Искиткеч сәләтле пародия һәм нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, гомумән, сирәк талант иясе – Данир Сабиров. Бүгенге заманда берничә телне камил белүне кирәк икәнен генә шәйлидер. Ә «Нәрсәгә миңа татар теле?» дип әйтүчеләргә аптырыйм. Телеңнән баш тарткач, анадан да баш тартырсыз бәлки?!
@danir_sabirov87
Г.Ярмиева
Посмотреть эту публикацию в InstagramИгра:правда или действие. @sabirova_maryam #данирсабиров#даниясабирова
Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк