Хәбәрләр
Режиссерның вафаты турында Флоренция шәһәре мэры Дарио Нарделла твиттерда язган. Бу - Дзеффиреллиның туган шәһәре.
"Мин бу көннең беркайчан да килмәвен теләгән идем. Франко Дзеффирелли бүген иртән китте. Дөнья мәдәниятенең иң зур әһелләренең берсе иде. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз", - дип язган ул.
Франко Дзеффирелли - итальян рәссамы, театр, опера, кино режиссеры, продюсер, сценарист. Ике тапкыр "Оскар" номинанты, BAFTA премиясе иясе, биш тапкыр Давид ди Донателло премиясен, ике тапкыр "Эмми" премиясе алган.
Дзеффирелли Шекспир әсәрләре буенча куелган ике бөек әсәр авторы: Элизабет Тейлор уйнаган "Укрощение строптивой" (1967) һәм "Ромео и Джульетта" фильмнары. Бу исемлектә "Брат Солнце, сестра Луна", "Иисус из Назарета", "Гамлет", "Джейн Эйр" һәм "Каллас навсегда" кинолары да бар.
Данлыклы режиссер вафат
Италия режиссеры Франко Дзеффирелли 96 яшендә Римда вафат булган. Ул озак вакыт авырганнан соң, үз йортында үлгән. Бу турыда La Repubblica басмасына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте. Режиссерның...
Италия режиссеры Франко Дзеффирелли 96 яшендә Римда вафат булган. Ул озак вакыт авырганнан соң, үз йортында үлгән. Бу турыда La Repubblica басмасына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.
Режиссерның вафаты турында Флоренция шәһәре мэры Дарио Нарделла твиттерда язган. Бу - Дзеффиреллиның туган шәһәре.
"Мин бу көннең беркайчан да килмәвен теләгән идем. Франко Дзеффирелли бүген иртән китте. Дөнья мәдәниятенең иң зур әһелләренең берсе иде. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз", - дип язган ул.
Франко Дзеффирелли - итальян рәссамы, театр, опера, кино режиссеры, продюсер, сценарист. Ике тапкыр "Оскар" номинанты, BAFTA премиясе иясе, биш тапкыр Давид ди Донателло премиясен, ике тапкыр "Эмми" премиясе алган.
Дзеффирелли Шекспир әсәрләре буенча куелган ике бөек әсәр авторы: Элизабет Тейлор уйнаган "Укрощение строптивой" (1967) һәм "Ромео и Джульетта" фильмнары. Бу исемлектә "Брат Солнце, сестра Луна", "Иисус из Назарета", "Гамлет", "Джейн Эйр" һәм "Каллас навсегда" кинолары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк