Дилә Нигъмәтуллина: «Миннән корбан ясамагыз!»
Марат Мухинның никахлашуы социаль челтәрләрдә зур шау-шу уятты. Белүебезчә, Дилә Нигъмәтуллина белән Марат Мухинның кызлары быел 1 нче сыйныфка барды. Кызның әти-әнисе инде күптән бергә түгел. Алар ар...
Марат Мухинның никахлашуы социаль челтәрләрдә зур шау-шу уятты. Белүебезчә, Дилә Нигъмәтуллина белән Марат Мухинның кызлары быел 1 нче сыйныфка барды. Кызның әти-әнисе инде күптән бергә түгел. Алар артык «тамаша» ясамыйча гына дустанә мөнәсәбәтләрен саклап, аерылыштылар.
Шулай да Марат Мухинның өйләнүе социаль челтәрләрдә зур активлык уятты, күпләр Маратны Диләне бала белән калдырып китүдә гаепләп, теләсә нинди пычрак гайбәткә батырды.
Бу мәсьәләгә Марат та, Дилә дә ачыклык кертергә булдылар. Дилә Нигъмәтуллинаның Инстаграм тасмасында шактый күләмле аңлатма барлыкка килде.
«Әйе, без Марат белән күптән бергә түгел. Ләкин мин аеырылышу сәбәпләрен сөйләргә җыенмыйм. Без аның белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Булат та Марат белән яхшы мөнәсәбәттә. Ул хәтта никахка да чакырулы иде.
Марат бик яхшы әти, ул кызыбызны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Мин Марат өчен бик шат һәм аңа чын күңелдән гаилә бәхете телим
Хөрмәтле дуслар, зинһар, миннән корбан ясамагыз. Мин бәхетсез кешегә охшаганмыни? Мин күптән кияүдә, ләкин шәхси тормышымны кешегә күрсәтергә теләмим. Минем моңа хакым бар», – дип язган җырчы. Шушы җаваптан соң бу мәсьәләгә карата нахак сүзләр тәмамланыр, дип ышана Дилә.
Ә без исә Диләгә дә, Маратка да гаилә бәхете телибез!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @dilyanig
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк