Елга-күлләрдә су коенганда нинди чирләр эләгергә мөмкин?
Җәй көне Россиядәге күп кенә сулыклар бактерияләр һәм вируслар белән мыжлап тора. Нинди авырулардан куркырга кирәк һәм чир йоктырудан котылып буламы? Лайф шул хакта яза.Табиблар әйтүенчә, җәйге сезонд...
Җәй көне Россиядәге күп кенә сулыклар бактерияләр һәм вируслар белән мыжлап тора. Нинди авырулардан куркырга кирәк һәм чир йоктырудан котылып буламы? Лайф шул хакта яза.
Табиблар әйтүенчә, җәйге сезонда ашказаны-эчәк авыруларының күп очрагы су белән бәйле. Аларның кайберләре косу һәм диарея куркынычы гына тудырып калмый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Белгечләр сулыкларга йоктырырга мөмкин булган куркыныч авырулар турында сөйләде.
Дизентерия. Дизентерия китереп чыгара торган шигелл бактериясе төче сулыкларда яши. Су белән кеше организмына үтеп кереп, ул эчәклектә тарала һәм лайланы тышчаны “ашый” торган токсиннар бүлеп чыгара. Дизентерия бик йогышлы һәм ул башланса, карантин кертелә.
А гепатиты.Табиблар әйтүенчә, гепатитның бу төре киң таралган, ул бик куркыныч һәм суда да озак саклана. Авыру йоктыруның төп сәбәбе – эчә торган һәм техник су белән бәйле проблемалар, шулай ук гигиена кагыйдәләрен һәм санитария нормаларын үтәмәү. А гепатитының беренче билгеләре – бизгәк, бик нык хәлсезләнү, күңел болгану, эч авырту. Авыру аркасында гомуми интоксикация бик тиз барлыкка килә, бавыр зарарлана, сары төшә.
Аденовируслы инфекция.Гаять куркыныч вирус. Суда бик җиңел тарала һәм кеше организмына су коенганда яки кайнатылмаган су эчкәндә эләгә. Еш кына бу чир иске суүткәргечкә вак кына ярыклар аркылы ага торган сулардан эләгә. Аденовирус йоткылыкны, күзләрне һәм ашказанын зарарлый. Бронхит һәм пневмония китереп чыгарырга мөмкин.
Тулырак интертатта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк