Элвин Грейдан премьера!
Узган көнне артист инстаграмында премьераны игълан итте. Җырчының өр-яңа җыры 17 сентябрьдә дөнья күрәчәк! «Белые волосы» исемле җырның өзеген Элвин Грей үз сәхифәсенә урнаштырган. Тыңлаучыларның кай...
Узган көнне артист инстаграмында премьераны игълан итте. Җырчының өр-яңа җыры 17 сентябрьдә дөнья күрәчәк!
«Белые волосы» исемле җырның өзеген Элвин Грей үз сәхифәсенә урнаштырган. Тыңлаучыларның кайберләре бу җыр уңышлы булуын һәм хит-парадларда алдынгы урын алачагын фаразлыйлар. Алар Радикны мактыйлар һәм уңышлар телиләр. Әмма җыр рус телендә чыкканын яратмаучылар да бар: «Дөресен генә әйткәндә, мин Радиктан күбрәк көткән идем. Я татарча, я башкортча җырлауың яхшырак», ди тамашачы.
Соңгы елларда башкорт җырчысы Элвин Грей татар эстрадасында бик популярлашты. Ул тамашачыны тырышлыгы белән яулады һәм үзенә гашыйк итте.
Без дә артистка уңышлар телибез һәм яңа җырын көтеп калабыз!
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @elvin_grey_music
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк