Elvin Grey сәхнәгә кайта!
Татар һәм башкорт эстрадасының популяр артисты Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы Радик Юльякшин үзенең иҗат эшчәнлеген яңартып җибәрде. Белүебезчә, җитди травма алу сәбәпле җырчының күп кенә конц...
Татар һәм башкорт эстрадасының популяр артисты Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы Радик Юльякшин үзенең иҗат эшчәнлеген яңартып җибәрде.
Белүебезчә, җитди травма алу сәбәпле җырчының күп кенә концертлары билгесез вакытка кичектерелде. Җырчының иҗатын яратучылар Радикның сәламәтлеге белән һәрдаим кызыксынып, аның тизрәк сәхнәгә кайтуын көттеләр. Һәм, ниһаять, шатлыклы яңалык!
Җырчы үзенең инстаграм аккаунтында иҗади эшчәнлеген бик сагынуы хакында белдерде. Шулай ук артист сәламәтлеге начар вакытта һәрвакыт үзен рухландырып торган тамашачыларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Җырчының күптән түгел Бабек Мамедрзаев исемле артист белән берлектә «Я Рабби» дигән җыры дөнья күрде, һәм бу Радикның студия эшчәнлеген кабат яңартып җибәрүен тагын бер кат исбатлый. Озак паузадан соң артист үзенең концерт эшчәнлеген дәвам итүе хакында хәбәр итте. Ике республиканың иң зур мәйданнарында, 1нче декабрьдә Казанның «Татнефть Арена» һәм 8нче декабрьдә «Уфа Арена» мәйданында «Elvin Grey» лейблының презентациясе булачак.
Түземсезлек белән көтәбез!
А.Галимова
Фото: Инстаграм @elvin_grey_music
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк