Элвин Грейга: «Ни тавышың, ни кыяфәтең юк...»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Шагыйрә Радик Юлъякшинга шулай мөрәҗәгать иткән.
Ләйлә Дәүләтова дусты Элвин Грей белән беренче очрашуы турында инстаграмга язган.
«Гадәттәгечә, мин ничек кенә вакытында килергә тырышсам да, соңга калдым. «Татарстан» кунакханәсе каршында очрашырга тиеш идек. Радик вакытында килгән, урамда мине көтә. Мин килеп җиткәндә аны кызлар сырып алган иде.
Радикны җитәкләп, кызлардан алып качтым. Турысын әйтә торган кеше буларак: «Радик, синең нәрсәңне яраталар икән? Ни тавышың, ни кыяфәтең юк?» – дип соардым. «Үзем дә аптыраем», – диде Радик, рәхәтләнеп елмаеп.
Бу реакциясе белән ул мине шаккатырды. Үпкәләмәде, кәефсезләнмәде. Киресенчә, үзеннән-үзе көлде бугай әле. Радикка карата симпатиям шунда уянды.
«Берәр шәп шигырь кирәк иде», – диде. «Кияүгә чык син миңа»ның текстын бирдем. Шунда ук ошатты.
Бүген бу сөйкемле, талантлы, җәнҗаллы егетнең туган көне. Котлыйбызмы соң?» – дип яза шагыйрә.
Әлеге тарихны тамашачылар яратып укыганнар, пост астында шактый комментарийлар калдырганнар. Кайбер инстачылар Ләйлә Дәүләтованың сүзләрен хупладылар. «Дөрес әйткәнсез, ни кыяфәте, ни буе юк. Ни тавышы, ни моңы юк. Үзенең җыры юк, ни сөйләшә белми. Бер кешедә күпме «талант», «Элвинның иҗатына килгәндә, бер генә үзе иҗат итеп җырлаган җырын да белмим. Җәнҗаллар яратучы буларак танылган шәхес. Мин синең иҗатыңны яратам, Ләйлә», – дип язганнар.
Күбесе исә Радикны яклап чыктылар: «Татар яшьләрен рәхәтләнеп татарча җырлатканы өчен генә булса да молодец ул», «Күпләр яратмаса да, миңа бу егетнең җырлары ошый. Үз тырышлыгы белән күтәрелде».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарийлар
1
0
0
Радикка Афарин дип әйтәсе генә ҡала аның моңы дә бар,яратьыра торған сөйкөмле сөяге бардыр
0
0