«Этләр белән эт буласыбыз килми, көчекләр белән – бигрәк тә»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Гөлназ Асаева Элвин Грейның сүзләренә нәрсә дип җавап кайтарган?
Берничә көн элек Элвин Грей Вилли проектының ябылуы хакында игълан итте. Тамашачылар моны Вилдан белән Гөлназ Асаеваның кавышуына бәйләделәр: кайчандыр Радик белән Гөлназ бергә булганнар, имеш. Ләкин Элвин Грей лейблы сүзләре буенча, Вилдан контракт шартларын үтәмәгәнгә күрә, аны куып чыгарганнар. «Ул пирамидага кереп кушылды һәм фанатларын да үзенең артыннан чакыра башлады. Нәтиҗәсе бер генә булачак: пирамида ишеләчәк һәм бик күп кеше бурычка батып калачак. Лейбл минуста калыр иде», – дип язган иде лейбл.
Кичә исә Гөлназ Асаеваның инстаграм битендә Вилдан белән фото пәйда булды. Җырчы аның астында «этләр белән эт буласыбыз килми, көчекләр белән – бигрәк тә», дип язган. Лейблның сүзен истә тотып, әлеге язма Элвин Грейга багышланган дигән нәтиҗә ясап була.
Инстачылар икеяклы булдылар: берселәр Асаеваны хуплады, ә икенчеләр Элвинны якладылар.
«Үз урыныгызны белеп, кешеләргә шундый ямьсез сүзләр язмасагыз да була. Артист – артист булып калырга тиеш, базар хатыны түгел»;
«Сез бик матур парлар, шуда да көнләшәләр. Бәхетле булыгыз»;
«Гөлназ дәрәҗәңне төшермә. Сиңа таш атсалар, син аш ат. Иреңне яклама, кирәкми ул. Ир кеше үз көче белән проблемаларны хәл итә торган булсын»;
«Кем көчек тә, ә кем эттер әле?»;
«Бәхетле булыгыз!! Кеше сүзенә карамагыз», дип комментарийлар калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк