Европадагы иң озын шугалак – Казанда
Шимбә, 1 декабрь көнне, Казанда Европадагы иң озын шугалак ачу тантанасы узачак. Озынлыгы 1 кмдан арткан шугалак Казанның Кремль Яр буенда урнашкан. Шугалак ачылу хөрмәтеннән зур бәйрәм оештырылачак....
Шимбә, 1 декабрь көнне, Казанда Европадагы иң озын шугалак ачу тантанасы узачак. Озынлыгы 1 кмдан арткан шугалак Казанның Кремль Яр буенда урнашкан.
Шугалак ачылу хөрмәтеннән зур бәйрәм оештырылачак. Кунакларны кызыклы программа көтә. Ә татар эстрадасының йолдызлары Гөлназ Сәфәрова һәм Илсөя Бәдретдинова шугалактагы барлык утларны кабызып җибәрәчәк.
Быел шугалакта ретро атмосфера хөкем итәчәк: килгән кунаклар узган еллар ритмына кереп китә алачаклар. Бу сезон якты хатирәләр һәм совет фильмнары музыкалары, 80-нче еллар хитлары белән бизәләчәк.
Шугалак эшләренә яңалыклар кертелгән. Пенсионерлар өчен бушлай керү каралган. Аннан тыш, килүчеләр өчен бушка тренер хезмәтләре каралган. Ул тимераякта шуарга өйрәнергә теләгән барлык кешеләргә мастер-класс бирәчәк. Тренер өйрәтүләре һәр пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә сәгать 19.00дән 21.00 кадәр барачак.
Һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе сәгать 18.00 дән 21.00 кадәр шугалакта ретро-аниматорлар катнашында анимацион программа узачак. Алар килгән кунакларга ретро-дискотекалар, уеннар һ.б оештыру өстендә эшлиячәкләр.
Шугалак эш көннәрендә сәгать 16.00 дән 22.00, ялларда – 12.00 дән 22.00 кадәр эшлиячәк. Техник тәнәфес 16.00 дан 18.00 кадәр бара, ә техник тәнәфес алдыннан тимераякларны бирү 14.45 туктатыла, дип хәбәр итә Кремль Яр буе маркетинг бүлеге.
Фәнүзә Сираҗиева
Фото:kzn.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк