Фәрит Мөхәммәтшин: Без бит чүпне космоска да җибәрә, океанга да батыра алмыйбыз
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проектын кире...
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проектын кире какты. Аны КПРФ депутаты Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде.
Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен тыюга һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашмавына кагылышлы иде. Депутат фикеренчә, әгәр заводның урнашу аралыгы закон проектындагыча булса, проблема болай кискен тормас иде. Прокофьевның чыгышында аның чүп яндыру заводларына каршы булуы ярылып ята иде. Тик Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин альтернатива буларак башка нәрсә тәкъдим итәргә кушкач, бүтән идеяләр ишетелмәде.
«Альтернатива эзләргә кирәк. Без бит чүпне космоска да җибәрә, океанга да батыра алмыйбыз. Алга таба да җыя алмыйбыз. Россия һәм Татарстан чүпкә баткан. Бу мәсьәләгә беркайчан җитди мөнәсәбәт булмады. Урманнар һәм кырлар чүп-чар белән тулган», - диде Мөхәммәтшин. Ул чүп яндыру заводыннан башка бүтән чара күренмәвен әйтте. Токиода чүп яндыру заводлары белән танышуын, анда бернинди проблема күрмәвен белдерде. «Безгә чүп-чарны аерып җыю турында уйларга кирәк. Кешеләрнең менталитетын үзгәртү зарур. Бөтен кеше кирәк түгел дип каршылык күрсәтә, ә беркемдә дә бүтән тәкъдим юк. Безгә иң яхшы технологияне сайларга кирәк. Бу мәсьәләне сәясиләштермәскә. Хәзер баш тартсак, башка җирдә төзеп куярлар, ә без чиләк һәм ләгән күтәреп йөрербезме…» - ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Закон проектын яклап та, аңа каршы да чыгыш ясаучылар булды. Депутатларның 64 проценты закон проектын кире кагу өчен тавыш бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк