Филүс Каһиров АКШка һәм Канадага зур гастрольләр оештырды
Филүс Каһиров «Үзгәреш җиле» белән Карнеги-холлга җыенган музыкаль продюсер Рәүфәл Мөхәммәтҗановка Нью-Йоркка юл күрсәтте. Филүс Каһиров татар җырчылары арасыннан беренче булып АКШка һәм Канадага зур...
Филүс Каһиров «Үзгәреш җиле» белән Карнеги-холлга җыенган музыкаль продюсер Рәүфәл Мөхәммәтҗановка Нью-Йоркка юл күрсәтте.
Филүс Каһиров татар җырчылары арасыннан беренче булып АКШка һәм Канадага зур гастрольләр оештырды. Җырчы гастрольләре турындагы мәгълүматны социаль челтәрләргә урнаштырып бара.
Филүс Каһировның иҗат төркеме Канаданың Торонто, АКШның Вашингтон, Нью-Йорк, Питсбург һәм Майами шәһәрләрендә концертлар куйды. Концертта музыкантлар Гөлнара Ярмиева, Рөстәм Рәхмәтуллин, «Мирас» ансамбле биючеләре катнаша. Тамашачылар социаль челтәрләрдә концертлардан алган тәэсирләре белән уртаклашалар.
Филүс Каһиров бу концертлары белән «Үзгәреш җиле» проекты кысаларында Нью-Йоркка җыенган татар артистларына юл күрсәтте. Билгеле булганча, музыкаль продюсер Рәүфәл Мөхәммәтҗановның «Үзгәреш җиле» татар җыры проектын 2019 елда Америкага алып барачагы турында хәбәр ителгән иде. Бу проект нигезендә татар җырының Карнеги-холлда яңгыраячагы планлаштырыла.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк