Филүс Каһировка: «Дәрәҗәгезне төшермәгез!»
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевләргә алмашка килгән бердәнбер артист. Бу минем сүз түгел, бу тамашачылар сүзе! Әйе, Филүс Каһировның җыр осталыгына, Һодай...
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевләргә алмашка килгән бердәнбер артист. Бу минем сүз түгел, бу тамашачылар сүзе! Әйе, Филүс Каһировның җыр осталыгына, Һодай биргән сәләтенә сокланмый мөмкин түгел.
Ләйлә Дәүләүтова алып баруындагы «Адәм белән Һава» тапшыруында Филүс Каһировның тагын бер сәләте ачыкланды, ул әле танылган шәхесләребезгә пародия дә ясый икән. Инстаграм тасмасына урнаштырган интервьюдан өзектә Филүс бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм Айдар Галимов тавышлары белән җырлап күрсәтә. Әйтергә кирәк, чыганак тавыштан әллә ни аерма юк. Җырчының кайбер концертларында Салават Фәтхетдиновка да мондый «дәрәҗә» тия. Молодец, Филүс, талантлы кеше һәр яктан да талантлы була.
Җырчының тагын бер осталыгы халыкта соклану уятса да, тамашачылар аңа пародия ясап «дәрәҗәсен төшермәскә» киңәш итә. Шуңай күрә, җырчының бу сәләте бары тик сәхнә артында гына калсын дигән теләктә калалар.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @kagirov.filyus
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк