Фирдүс Тямаев: «Бар бит мәхәббәт, бар»
Җырчы Фирдүс Тямаев зал тутырып концертлар куюын дәвам итә. Аның концертлары вакытында булган кызыклы очраклар шактый. Көлкеле моментларны Фирдүс үзенең Инстаграмдагы шәхси битенә урнаштырып барырга т...
Җырчы Фирдүс Тямаев зал тутырып концертлар куюын дәвам итә. Аның концертлары вакытында булган кызыклы очраклар шактый. Көлкеле моментларны Фирдүс үзенең Инстаграмдагы шәхси битенә урнаштырып барырга тырыша. Бер тамашачы сәхнәгә чыгып, кызыклы теләкләрен әйтсә, берсе җырчы белән җырлап та җибәрә. Шулай, Балык Бистәсендә узган концертта Фирдүс бер бабайга футболка бүләк иткәч, бабай аңа җавап итеп, үзенең күлмәген бүләк итә. Әлеге видеолар арасында ихласлары да юк түгел. Күптән түгел Фирдүс Инстаграмга «Бу видеоны еламыйча карап булмый. Җырлаганда тыгылдым, күзләр яшьләнде. Бар бит мәхәббәт, бар», − дип керткән иде. Видеода исә мөмкинлеге чикләнгән кеше үзенең тормыш иптәше белән бии. Видеода белән берлектә Фирдүс гашыйкларга: «Бер-берсен яратырга, нинди генә киртәләр очраса да, нинди ген хәлгә калганда да бер-берсен ташламаска», − дигән теләктә кала.
Фәнүзә Сираҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк