Фирдүс Тямаев: «Биючемә пычрак атып ташлаганнар»
Кичә Фирдүс Тямаев инстаграм битендә «Бөгелә талым» җырына төшерелгән клипның бер өлешен тәкъдим итте. Комментарийларда төп рольдә төшкән Зәринәгә төрле ямьсез сүзләр язганнар. Бу уңайдан Фирдүс видео...
Кичә Фирдүс Тямаев инстаграм битендә «Бөгелә талым» җырына төшерелгән клипның бер өлешен тәкъдим итте. Комментарийларда төп рольдә төшкән Зәринәгә төрле ямьсез сүзләр язганнар. Бу уңайдан Фирдүс видео төшергән, анда ул үзенең язылучыларына мөрәҗәгать итә. «Сәлам, дуслар. Бүген яңа клибымның бер өзеген куйган идем. Минем биюче Заринамны бигрәк ямьсез сүзләр белән пычрак атып ташлаганнар. Дуслар, һәрберегезнең балалары бар, бигрәк тә кем кыз үстерә. Неужели сезгә кеше баласына чүп-чар, пычрак язырга күңелле? Клипта Марат та, Зарина да, Альберт та төшсен. Бу бит инде безнең егетләрне кызларны поддержать итү генә. Берсе: «Түбән Кама концертында кызык та сөйләмәде, кино гына карадык», дип язган. Миңа үземә кичәге концерт ошады, матур булды, кызык та сөйләдек. Җырладык та, биедек тә, фотоларга да төштек. Кемнәр безне яратмый, безнең инстаграмда утырмагыз», ди Фирдүс.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк