Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Өстегезгә гөнаһ җыймагыз!»

Соңгы арада Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова тирәсендә куерган бәхәс тамашачылар, журналистлар һәм артистларның үзләре арасында зур каршылык һәм аңлашылмаучанлык тудырды. Шушы нисбәттән, үз өстенә яу...

Соңгы арада Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова тирәсендә куерган бәхәс тамашачылар, журналистлар һәм артистларның үзләре арасында зур каршылык һәм аңлашылмаучанлык тудырды. Шушы нисбәттән, үз өстенә яуган яладан соң Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев өр-яңа җырын тәкъдим итте.

«Раббыбыз бу якты дөньяны яратуга ук, пакь күңелле кешеләр янәшәсендә кара эчле, хөсетле бәндәләр дә пәйда булган күрәсең... Юкка гына тормыш ак-кара полосалардан тормыйдыр. Бу – кешеләрнең чын йөзен ачучы төп фактор! Кемдер әлеге сынаулардан үзенә сабак алып, хаталарын төзәтә, кемдер сына, кемдер сыгыла! Ә Тямай бандасы җыен юк-бар гайбәтләрдән, көнчел, кара эчле кешеләрнең уйдырмаларыннан өстен кала бирде һәм калачак та! Без беркемгә дә үч, ачу сакламыйбыз! Чөнки безнең намусыбыз чиста! Калганын исә, киләчәк күрсәтер!», – дип яза артист үзенең Инстаграм тасмасында.

Бер сәгать эчендә язылган жырның сүзләрен дә тәкъдим итә Тямаев.

Бинахакка гаеп атмагыз,

Яманатлар безгә такмагыз!

Ялган сөйләп, җанны кыймагыз,

Өстегезгә гөнаһ җыймагыз!


Аһ, бу телләр бигрәк үткен лә,

Кеше сүзе-кеше үтерә.

Белеп, белми кылган гөнаһларны

Раббыбыз бар хөкем итәргә.


Тезләнер бу диеп көтмәгез,

Йөрәгемне зинһар өтмәгез!

Кунак кына шушы дөньяда

Эчегездә шакшы йөртмәгез!


Намусым пакь, шуның өчен дә

Мин башкача инде үзгәрмәм.

Тезләнсәм дә, ярлыкавын сорап,

Бер раббыма гына тезләнәм!

(Гөлчәчәк Садретдинова)

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Раббыбыз бу якты дөньяны яратуга ук,пакь күңелле кешеләр янәшәсендә кара эчле,хөсетле бәндәләр дә пәйда булган күрәсең...Юкка гына тормыш ак-кара полосалардан тормыйдыр.Бу-кешеләрнең чын йөзен ачучы төп фактор!Кемдер әлеге сынаулардан үзенә сабак алып,хаталарын төзәтә,кемдер сына,кемдер сыгыла!Ә Тямай бандасы җыен юк-бар гайбәтләрдән,көнчел,кара эчле кешеләрнең уйдырмаларыннан өстен кала бирде һәм калачак та!!!Без беркемгә дә үч,ачу сакламыйбыз!!!Чөнки безнең намусыбыз чиста!Калганын исә, киләчәк күрсәтер!!!! #тямаев #фирдустямаев #безнентямай #тямайбандасы #тямаевфирдус Бер сэгэть эчендэ язылган жыр ???Бинахакка гаеп атмагыз, Яманатлар безгә такмагыз! Ялган сөйләп, җанны кыймагыз, Өстегезгә гөнаһ җыймагыз! Аһ,бу телләр бигрәк үткен лә, Кеше сүзе-кеше үтерә. Белеп,белми кылган гөнаһларны Раббыбыз бар хөкем итергә. Тезләнер бу диеп көтмәгез, Йөрәгемне зинһар өтмәгез! Кунак кына шушы дөньяда Эчегездэ шакшы йөртмәгез! Намусым пакь,шуның өчен дә Мин башкача инде үзгәрмәм. Тезләнсәм дә,ярлыкавын сорап, Бер раббыма гына тезләнәм! (Гөлчәчәк Садретдинова)

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк