Франция татарлары мәдәни җәмгыяте Рудольф Нуриевның 80 еллыгын билгеләп үтте
(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Франция татарларының “Дом Франция-Татарстан” мәдәни җәмгыяте Рудольф Нуриевның 80 еллыгы уңаеннан искә алу чарасына җыелдылар. Артистның тормышына һәм иҗатына битараф...
(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Франция татарларының “Дом Франция-Татарстан” мәдәни җәмгыяте Рудольф Нуриевның 80 еллыгы уңаеннан искә алу чарасына җыелдылар. Артистның тормышына һәм иҗатына битараф булмаучылар очрашты. Алар Парижда классик яшәгән йортка керү урынына чәчәкләр куйдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Йорттан ерак түгел кафеда Нуриев турында хатирәләр белән уртаклаштылар.
“Рудольф Нуреев. Неистовый гений” китабы авторы буларак танылган журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Ариан Дольфюс чакыруга беренчеләрдән булып җавап биргән.
Дольфюс - Франциядә Рудольф Нуриев иҗаты буенча сирәк очрый торган белгеч. Ул, әңгәмә оештыру өчен, артист белән берничә тапкыр очрашкан, күп еллар аның турында документларны өйрәнгән, архивларда эшләгән. Дольфюс чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Рудольфны ватандашлары онытмавына куануы турында әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк