Гөлназ Сәфәрова: «Ирем белән бер-беребезгә чынаяк атып кычкырышканыбыз да бар»
− Ленар – инженер. Иҗат кешесе булмагач, уртак тел табу авыр булмадымы? Арагызда аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә идеме? Хәзер дә алар бармы? − Башта авыр иде! Беренче өч ел уртак фикергә килә алмый...
− Ленар – инженер. Иҗат кешесе булмагач, уртак тел табу авыр булмадымы? Арагызда аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә идеме? Хәзер дә алар бармы?
− Башта авыр иде! Беренче өч ел уртак фикергә килә алмый идек. Кияүгә чыкканда әти-әнигә: «Әгәр дә Ленарга карата хисләрем сүрелсә, аерылачакмын», ‒ дидем. Дөресен әйтәм: безнең бер-беребезгә чынаяк атып кычкырышканыбыз да бар. Бүгенге көнне, Аллаһка шөкер, бар да яхшы. Ленар да эшемне аңлый башлады кебек. Тик шулай да «кәнфитләнеп» утырасым килми, талашулар була. Мәсәлән, ул бу ялларда гаиләбез белән каядыр ял итәргә планлаштырырга мөмкин. Мин, эшем булса, аңа бара алмывымны белдерәм. Ул миңа гел: «Синнән башка да алып баручы табылыр. Без китәбез», ‒ дип әйтә. Иремнең эшемә карата карашы җиңел. Үз эшен беренче урында күрә. Әйе, үзенең эшендә ул зур акчалар әйләндерә, аның эше җитдирәк. Мин дә бит күңел ачып йөрмим!
Чыганак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
Комментарий юк