Гүзәл Уразова: «Без Радик белән очрашырга тиеш түгел»
- Элвин Грей «Татар информ»га килгән иде. Әлеге матбугат конференциясен тыңладыгызмы? - Конференциянең өлешләрен кисәк-кисәк җибәрүчеләр булды. Без төшенеп утырмадык. Өстәвенә, бернәрсә дә ишетелмәд...
- Элвин Грей «Татар информ»га килгән иде. Әлеге матбугат конференциясен тыңладыгызмы?
- Конференциянең өлешләрен кисәк-кисәк җибәрүчеләр булды. Без төшенеп утырмадык. Өстәвенә, бернәрсә дә ишетелмәде, сүзе аңлашылмады...
- Радик: «Красивая, хороший» җырына бәйле эш әле бетмәде. Әйтелмәгән сүзләр калды», - дип әйткән икән...
- Аның нәрсә әйтәсе килгәнен без кайдан белик инде? Килсә, әйтсә, җавап кайтарыр идек.
- Үзегез аның белән элемтәгә керергә уйламыйсызмы?
- Миңа нәрсәгә соң ул? Алар башлаган бит, аларга кирәк бит ул. Минем җавабымны ишеттеләр.
Автор: Алинә Айдарова
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк