Гүзәл Уразова Elvin Greyга: «Минем күзгә карап әйтә алмас иде ул сүзләрне»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Белүебезчә, узган ялларда популяр артист Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасында зур низаг чыкты. Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы җырчы Гүзәлне җыр хокукларын үзләштерүдә гаепләде. Озак та ү...
Белүебезчә, узган ялларда популяр артист Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасында зур низаг чыкты. Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы җырчы Гүзәлне җыр хокукларын үзләштерүдә гаепләде. Озак та үтмәде, Гүзәл Уразованың Инстаграм битендә Радикка җавап итеп яздырган видеосы пәйда булды. Бер тәүлек дәвамында ике җырчы арасында гына түгел, артистларның тамашачылары арасында бәхәс куерганнан куерды...
Радик Юльякшинның язмасы астына әти-әнисен яклап Эллари Хакимова болай дип язган (тәрҗемә): «Радик белән дуэт яздыру хакында сүз чыккач, әти бу фикерне хуплады. Бу идеянең кызыклы булуын әйтеп, чит ил эстрадасыннан берничә мисал да китерде. Ул яхшы күңелле кеше. Бервакытта да беренче булырга, йолдыз булырга омтылмады. Һәрвакыт әнинең «иңнәрнең-иңе» булуын теләде. Әнинең Радик белән әлеге җыры бик күркәм килеп чыкты кебек...Әмма бүген, әнинең күз яшьләрен күргәч, Радикның нык ялгышканын аңладым. Радик, мин сине хөрмәт итә идем, ләкин бу хәлдән соң синең дәрәҗәң түбән төште...»
Инде әлеге бәхәсне тәмамларга теләп, Гүзәл Уразова бу мәсьәләдә үзенә таяныч булган кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткереп, түбәндәге язманы урнаштырды:
«Рәхмәт, дусларым! Күңелгә авыр, шулай да, мин көчле кеше. Мин бирешмим. Бүген телефон шалтыравыннан туктамады. Якыннарым, бик күп артистлар хәлемне белде. Рәхмәт сезгә миңа көч биргән өчен. Башка видеолар булмас. Моңарчы да юк иде. Ләкин мине үземнән чыгарырга бик нык тырышырга кирәк. Һәм ул мине үземнән чыгарды. Гафу итегез, зинһар, ямьсез булсам, авыр сүз әйтсәм. Ләкин мин ничек булды шулай сөйләдем. Миңа ул җырның правасы нигә дуслар? Ул җыр иртәгә онытылыр, яңалары туар. Ә бүген кешелекне югалтырга ярамый. Бер вакыт та пиар кулланмадык, продюсерыбыз да булмады. Һәм кирәк тә түгел. Без азат кешеләр. Күңелдән чыккан җырларымны җырлыйм, үзем үземнең башым белән яшәп үз сүземне үзем сөйлим. Кайбер кешеләр кебек, җеп белән тарткалап йөртә торган курчак булырга язмасын. Валлаһи әйтәм, минем каршыга басып минем күзгә карап әйтә алмас иде ул сүзләрне. Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый. Мине дә ачуланма, Грей! Үзең башладың. Мине нәрсәдә гаепләгәнеңне үзең дә аңламыйсың. Күрсәт миңа ул документны! Син әйтмешли, «присвоила» бит ул җырны. Мин сиңа договорны уз кулларым белән тапшырдым тугелме соң? Бар да шулкадәр сәер...»
Дөреслек кем яклы икәне әлегә билгесез булып кала. Бер җыр тирәсендә чыккан әлеге гауга җырчыларның үз исемнәрен кабат таныту өчен махсус эшләнгән «пиар ход»мы әллә чыннан да проблема бармы? Бу, шулай ук ачык сорау.
Алсу Габдуллина
Фото – инстаграм @elvin_grey_radik, @guzelurazova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк