Гүзәл Яхина «әдәбият» номинациясендә «Россиядә эшләнгән» премиясенә лаек булды
Язучы Гүзәл Яхина «Әдәбият» номинациясендә «Россиядә эшләнгән» («Сделано в России-2018») премиясе җиңүчесе булды. Хәбәр премия бәйгесен оештыручы «Сноб» проекты порталында басылып чыкты. «Гүзәл Яхин...
Язучы Гүзәл Яхина «Әдәбият» номинациясендә «Россиядә эшләнгән» («Сделано в России-2018») премиясе җиңүчесе булды. Хәбәр премия бәйгесен оештыручы «Сноб» проекты порталында басылып чыкты.
«Гүзәл Яхина «Әдәбият» номинациясендә «Балаларым минем» («Дети мои») романы белән җиңү яулады», – диелгән хәбәрдә.
Премия тапшыру тантанасыннан фотографияләрне Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман инстаграмдагы сәхифәсендә урнаштырды. Ул «Россиядә эшләнгән» премиясен «Зур ил» номинациясендә алды.
«Россиядә эшләнгән» проектында 7 премиянең икесе Татарстанга кайта. «Без Гүзәл белән бер-беребезгә тавыш бирдек һәм сезнең белән барыбыз бергә – Республика өчен», – дип язган Фишман Яхина белән төшкән уртак рәсем астына.
Гүзәл Яхина бу бәйгедә Мария Степанова («Памяти памяти» китабы), Андрей Хлобыстин («Шизореволюция: очерки петербургской культуры второй половины ХХ века») һәм Дмитрий Глуховский («Текст» романы) белән беррәттән ярышкан.
Гүзәл Яхина 2015 елда бестселлер булган «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылды. «Балаларым минем» авторның икенче китабы. Язучы анда 1920 –1930 елларда СССРда Идел буенда яшәгән немец Якоб Бах тарихын бәян иткән.
Фото: Рамил Гали
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк