Габделфәт Сафиннан яңа клип (видео)
Күптән түгел җырчы Габделфәт Сафин үзенең яңа клибын тәкъдим итте. Ул «Сукмагымны оныт» дигән җырга төшерелгән. Бу яңалык белән ул үзенең инстаграм аккаунтында бүлеште. Җырчыга котлау сүзләре белән к...
Күптән түгел җырчы Габделфәт Сафин үзенең яңа клибын тәкъдим итте. Ул «Сукмагымны оныт» дигән җырга төшерелгән.
Бу яңалык белән ул үзенең инстаграм аккаунтында бүлеште. Җырчыга котлау сүзләре белән комментарийлар яудырдылар. Мәсәлән, бик озын комментарий бар, «Бердәнбер, кабатланмас тавыш, моң... Мәгьнәле, матур, тормыштан алынган җырлар... Елатасыз, аякка бастырасыз, мәхәббәт хисләре белдерәсез җыр аша... Һәрбер җырның нечкә дөньясын үзенчә, бар йөрәгегезне, хисегезне биреп безгә җиткерәсез... Сез башкарган җырлар сезгә генә тиң... Һәрбер яңа чыккан жырыгызны кабат-кабат тыңлыйм... 100 дә бетсә... Рәхмәт сезгә, Габдельфэт. Сезгә тагын да искиткеч матур жырлар, күп-күп тамашачы, зур заллар жыярга насыйп итсен...», ‒ дип яза бер язылучы.
Без дә чын күңелдән Габделфәт Сафинны котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз! Аның инстаграм битендә бирелгән клипның өзеген сезгә дә тәкъдим итәбез.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк